Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тамыры да, үзе дә нык булсын

Инде һәркемнең өендәге кечкенә бакчасы гөрләп үсеп утырадыр һәм тышка, теплицага күчереп утыртканны көтәдер.

Әмма, шул ук вакытта, беребезнең дә күз карасыдай карап, тәрбияләгән бер генә төп үсентене дә юк итәсе килми. Көчле, нык, яхшы тамырлы томат һәм борыч үсентеләре өчен түбәндәге ысулны кулланып карагыз, сынатмассыз.

Бер литр җылы суга 120-130 грамм коры чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы салып эретергә һәм 5-6 сәгатькә калдырырга. Шуннан соң аны 3 литр су белән катнаштырып, болгатырга.

Төнәтмәне аннары гына кулланырга ярый: бер үсентенең төбенә бер бал кашыгы. Мондый ашлау аларга ныгыр га, гөрләп үсәргә ярдәм итә, чөнки аңарда үсемлекләргә кирәкле бик күп туклыклы элементлар бар.

Помидорлы хәйләләр
1. Помидор үсентесен күчереп утыртканда һәр чокыр га берәр уч киптереп уылган арыш ипие валчыклары һәм бераз агач көле салсаң, томатлар көчле, эре, уңышы күп була.
2. Томат үсентеләрен туф ракка чыгарып утыртканчы 2-3 көн кала, аның аскы 2-3 яфрагын кисеп аталар.
3. Тышка чыгарып утырт каннан соң, үсемлекләргә якынча беренче ике атна дәвамында су сипмиләр. Шул вакытта аның тамыр системасы туфракка ныклап берегеп, алар коры вакытларда әзрәк зарар күрәчәк.
4. Томатның «пасынок»ларын өзеп ату өчен иң кулай зурлык, алар 5 см булып үскәч.
5. Бүлбеләр яхшырак барлыкка килсен өчен, томатлар чәчәк атканда бура кислотасы сиптерү (10 л суга 5 гр).
6. Томат чәчәкләре атканда эсседә корымасын өчен, яннарына сулы савыт куегыз.
7. Томатлардан акканат (белокрыльник) корткычларын куркыту өчен, төп араларына «Аляска» сортлы нас турция утыртырга кирәк.
8. Уңышның тизрәк өлгерүен теләсәгез, помидорларга сыек кына йод катнашмасын (10 л суга 30-40 тамчы) сиптерегез. Ике көндә кызарырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев