Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Табаларны ничек чистартырга

Хуҗабикәләр өчен киңәш-табышлар.

Табаларны ничек чистартырга? 

Каралган таба яки иске чуен савытны җиңел генә чистартып була. Моның өчен су салынган табакка бер савыт контора җилеме (канцелярский клей) һәм ярты кап кальцийлы сода салып шул катнашмада савытларны кайнатырга кирәк. Савытлар суынгач, тимер мунчала яки щетка белән ышкып чистартасы гына кала. 

Калакларны ничек ялтыратырга?

Каралган калак-кашыклар, чәнечкеләрне дә тиз генә чистартырга мөмкин. Моның өчен савыт төбенә фольга җәяргә, 2 аш кашыгы чәй содасы салырга һәм кайнар су агызырга кирәк. Кашык, чәнечкеләрне салып, сүрән утта 15 минут кайнатып алу мөһим. Аннары чайкатып, корытып сөртәсе генә кала. Көмеш белән йөгертелгән, каралган кашыклар да ялтырар.

Кәстрүл өр-яңа кебек булсын дисәң... 

Кәстрүлләрне исә сода һәм аш серкәсе ярдәмендә ялтыратып була икән. Төпләре, кырыйлары саргайган кәстрүлгә сода сибәргә дә өстенә аш серкәсе агызырга һәм шулай 5 яки 10 минут тотарга кирәк. Губка белән бераз кырып юып төшерәсең дә, кәстрүлләр ялт итеп кала. Сода урынына пемолюкс белән дә эшләргә мөмкин.

Чыганак-фото: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев