Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Суны күп эчәргә кирәкме?

Белгечләр еш кына суны күп итеп – көненә 8 стакан, яки 2 литр эчәргә кирәк ди, югыйсә сусызлык организмга начар тәэсир итәчәк, тире корып шәлперәячәк, дип куркыта.

Әмма мин аның кадәр күп итеп эчә алмыйм. Бу дөресме икән? – дип сорау юллый безгә газета укучыбыз.

Бу уңайдан Роспотребнадзор киңәшен тәкъдим итәргә булдык.

Алар аңлатып узганча, суга ихтыяҗ күп факторларга, әйтик физик активлыкка, яшькә, җенескә, авырлыкка һ. б. бәйле.

Иң яхшы юнәлеш – сусау хисе. Безнең миебездә сусау үзәге бар, ул су балансы бозылган саен сигнал ала.
Организм сусызлануга юл куймый, шуңа күрә без су эзләргә мәҗбүр булачакбыз.

Әмма су турында өстәмә уйларга кирәк булган очраклар бар:

  • Эссе илдә ешрак эчү яхшырак.
  • Авыр күнегүләрдән соң су запасын да тулыландырырга кирәк.
  • 70 яшьтән узган өлкәннәрдә сусау хисе үзен сиздермәскә мөмкин, шуңа күрә аларга эчәргә кирәклеген искә төшерергә киңәш ителә.

Шул ук вакытта гади су, чәй яки җиләк-җимеш сулары эчү яхшырак, әмма иң мөһиме – шикәр өстәмәскә.

Тагын бер мифны таратыйк: лимонлы су лимонсыздан файдалылыгы буенча аерылмый. Шул бары әче тәме белән генә. Кайберәүләргә шунысы ошый.
Шул ук вакытта минераль су, мәсәлән магний белән эчәргә кирәклеге турында мәгълүмат та табарга мөмкин. Барлык минераль суларны да эчәргә була, ләкин аз күләмдә, чөнки бик еш кына судагы минераллар күләме тәүлеклек физиологик нормадан күбрәк булып чыга, бу озак вакытлы перспективада сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый ала.

Димәк, суны теләсәң, эчәсең, теләмәсәң – юк. Күпчелек кеше сусау хисенә карап сыеклык күләмен тулыландыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев