Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сәламәтлек өчен гап-гади эчемлек

Аны чәй, сок, кофе урынына көн дәвамында эчәргә була. Уртача зурлыктагы 3 алманы (чис тартылмаган һәм яшел булса бик яхшы) вак лап турап, 1 литр кайнаган суга салырга һәм акрын утта 5 минут кайнатырга.

Сүндергәннән соң 30 минутлап капкач астында төнәп торсын. Аннары тәменчә бал һәм бер чеметем имбир порошогы кушып болгатырга. Җылы килеш эчәргә кирәк.

Бу эчемлек шунда ук арыганлык һәм йокы килүне басып, дәртләндерүче генә түгел, ул әле сәламәтлекне дә бик шәп ныгыта.

Мондый алма кайнатмасы организмга тулаем йогынты ясый: шешенүне бетерә, ә имбир ашкайнату һәм кан әйләнешен яхшыртуга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев