Яшел Үзән

Сәламәт булыйк!

Организмны яраткан дарулардан да яхшырак чистарта торган продуктлар.

Организмны чистарту мәсьәләсендә күпләр еш кына мәгънәсезлеккә кадәр барып җитә. Күпләп май эчү, лимон согы яки медикаментоз препаратлар кайберәүләрне хастаханә ятакларына китерә. Уйларга һәм гади ризык ларга игътибар итәргә кирәк, алар организм ны даруларга караганда яхшырак чистарта һәм шул ук вакытта аңа бернинди дә зарар китерми.
1. Кәбестә. Кәбестәдә авыр металларны, токсиннарны бәйләүче һәм эчәклектән табигый юл белән чыгаручы азык җепселләре бик күп. Шулай ук, кәбестә органик кислоталарга бай, алар ашкайнатуга уңай тәэсир ясый һәм эчәклекнең микро флорасын тотрык ландыра. Әле болар гына да түгел. Анда шактый сирәк U витамины бар, ул ашказаны кислотасының куркыныч үзлекләрен «үтерә», витаминнар синтезында катнаша һәм язваларны төзәтә.
2. Кызыл чөгендер. Кызыл чөгендер – организмны иң шәп чис тартучы. Беренчедән, аның составында клетчатка, бакыр, фосфор, С витамины һәм ашкайнатуны яхшыртучы, эчәклектәге черетүче бакте рия ләрне үтерүче файдалы кислоталарның тулы бер төркеме бар. Икенчедән, аның составында бавыр ны токсиннардан яхшырак чис тарынырга мәҗбүр итә торган бетаин матдәсе бар. Өченчедән, чөгендер фолий кислотасы хисабына организмны яшәртергә булыша (яңа күзәнәкләр күбрәк барлыкка килә) һәм үзендә булган кварц ярдәмендә тән тиресе, чәч, тырнак торышын яхшырта.
3. Сарымсак. Бер тыр нак сарымсакта 400дән артык файдалы компонент бар. Алар кан тамырларын чистарта, канда холестерин күләмен киметә һәм ми рагы сәбәбе була торган күзәнәкләрне, ашказаны җәрәхәте сәбәбе – хеликобактерны үтерә. Организмда суалчаннарны, туберкулез таякчыгын юк итә.
4. Башлы суган. Аңарда иң мөһим нәрсә – эфир майларында саклана торган фитонцидлар. Алар секундлар эчендә күпчелек бактерия һәм гөмбәчекләрне үтерә. Суган, шулай ук, ашкайнатуга һәм туклыклы матдәләрнең үзләштерелүенә ярдәм итә, аппетитны ача. Суганда күкерт күп һәм ул организмдагы зарарлы нәрсәләрне юкка чыгара.
5. Алма. Шлак һәм токсиннарны «бәйләүче» пектин белән клетчатка аркасында бөтен ашкайнату системасы эшчәнлеген тот рыкландыра. Алма аппетитны яхшырта, ашказаны согын эшләп чыгаруга булыша, эч катудан коткара. Ул, шулай ук, А гриппы, алтынсу стафилококк, дизентерия вирусларын ярсыткычларын юк итә
6. Авокадо. Күпләр әлеге көньяк җимешенең файдалы сыйфатларын белми. Ә юкка. Аңарда, бавырны чис тартып, күптөрле куркыныч концерогеннарны блокировкалаучы искиткеч матдә – глютатион бар. Ул, шул ук вакытта, кандагы холестерин микъдарын тотрыкландыра, ашкайнатуга булыша һәм орга низм ны кислород белән тәэмин итә.
7. Мүк җиләге. Иң көчле табигый антибиотик һәм вирусларга каршы чара. Ул бәвел капчыгын һәм бәвел юлларын куркыныч бактерияләрдән чистарта. Аның рак күзәнәкләренә каршы көрәшүе дә әһәмиятле. Кан тамырларында бляшкалар һәм тромбларны чистарта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: