Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Үсентеләрне күчереп утырта торган җирне марганцовка ярдәмендә зарарландырасызмы?

Яхшы уңыш җыеп алуның беренче адымы - туфракны алдан дөрес әзерләү. Субстратны дезинфекцияләү өчен парландыру яки туңдыру ысулын гына түгел, марганцовка эремәсен дә кулланалар.

Ул түбәндәге күңелсезлекләрдән ярдәм итә:

  • авыру китереп чыгаручы чыганакларны юк итә;
  • үсентеләрне зарарлы бактерияләрдән саклый;
  • биологик процессларны стимуллаштыра;
  • барлык төр корткычлардан коткара;
  • туфракны файдалы матдәләргә баета.


Марганцовка белән эшкәртү бүлмә, ачык һәм ышыктагы (теплица, парник) туфракта үсүче үсемлекләр һәм культураларга ярый. Туфракны орлык чәчкәнче һәм, шулай ук, үсентеләрне теплица яки ачык грунтка күчергәнче ике атна кала эшкәртәләр.

Моның өчен яңа әзерләнгән катнашма кирәк. 2-5 грамм калий перманаганатын бер чиләк суда эретергә. Бу - теплица, парник һәм түтәлләрдәге туфракны зарарлансызландыруның бик шәп ысулы.

Эремәне үсентеләрне утырту өчен әзерләнгән чокырларга сибәргә (һәр төпкә 1 литр исәбеннән) һәм корткычларга каршы яфракларын коендырырга да ярый.

Культураларны профилактик эшкәртүне сезон дәвамында 2-3 тапкыр башкарырга кирәк. Салкынча вакытларда, үсемлекләр еш авырганда, марганцовка куллануның нәтиҗәсе бигрәк тә күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X