Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Үсентеләрегез нык булсын

Водород перекисе тәрә зә төбегездәге үсентеләргә нык һәм сәламәт булып үсәргә ярдәм итә. Кемнәрдер помидор, борыч кебек яшелчәләрне инде күптән чәчте. Ә кемнәр үсентеләрен теплицага түгел, ачык туфракка чыгара – алар әле көннәр бераз җылына төшкәнен көтәдер, мөгаен.

Әгәр дә орлыкларның тиз арада тишелеп чыгуларын теләсәгез, аларны зарарсызландыру һәм тиз шыттыру өчен, 40 минутка водород перекисенә салып тотыгыз. Аннары орлык ларны перекисьтән алып, дымлы чүпрәк яки марляга төрегез һәм бер тәүлеккә калдырыгыз. Шуннан, туфракка чәчегез.
Орлыкларның барысы да диярлек тишеләчәк һәм гадәти утыртылганнарына караганда 3-4 көнгә алданрак.
Үсентеләрне водород перекисе белән тукландырган очракта да яхшы нәтиҗәгә ирешерсез. Катнашманы әзерләү өчен, 1 литр суга 2 аш кашыгы 3%лы водород перекисе кирәк. Яхшылап болгатырга һәм тамыр төбенә сибәргә.
Мондый ашлауны, беренче яфраклар чыкканнан соң, ике атнага бер тап кыр башкарырга. Әлеге катнашма үсентеләрдә «кара аяк» авыруын булдырмый.
Шулай ук, әлеге катнашманы үсентеләрнең яфракларына дә сиптерергә ярый. Моның өчен ул 1 литр суга 1 аш кашыгы нисбәтендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев