Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Себеркесез мунча – чәчәксез түтәл

Кая чаба бу вакыт? Әле генә ташудан куркып, кар эрегәнен көтә идек, инде себерке әзерләргә дә вакыт җиткән. Аны да ялгышмыйча җыярга кирәк бит әле.

Себерке берничә тапкыр чабынганнан соң чыбыкка калса, аңларга була әле. Ә бит аның берничә селтәнүдән соң ук яфрагы коелып бетәргә дә мөмкин. Бу аны әзерләгәндә ниндидер ялгышлык җибәрелгән дигән сүз.

  • Без себеркегә дигән ботакларны, әле яфраклар ныгып җиткәнче үк – иртә яки алар инде өзелеп төшәргә торганда – соң җыябыз. Аларны, иң кулае, җәй уртасына кадәр әзерләү. Июнь аенда яфрак инде тыгыз һәм яхшы берегеп тора. Ә июль уртасыннан яфрак лы агачлар көзгә әзерләнә башлый һәм шуннан соң бәйләнгән себеркеләр «сыек» була.
  • Икенче ялгышлык – себеркеләрне тизрәк киптерәсе килеп, кояшка элү. Алар, әлбәттә, тиз кибә, әмма яфраклары бөдерелеп килә һәм аны кайнар суга салгач ук, ботакларыннан аерыла. Себеркене кояшта киптерер гә ярамый! Ул үзе акрынлап кына, ышыкта кибәргә тиеш.

Хәзер инде себеркеләрне дөрес саклау мәсьәләсе килеп туа. Аларны ышык, коры һәм җилләтелә торган урында (чорма, сарай, гараж) саклыйлар. Юкса, ул саргая, сыйфатын һәм хуш исен югалта.

Себеркене салам яки печәндә саклау яхшы. Болай иткәндә алар үзенә тагын да күбрәк файдалы матдәләрне сеңдерә һәм тагын да хуш ислерәк була. Ә шәһәрдә себеркене кәгазь яки пластик капчыкларда, шулай ук вакуумлы төргәктә сакларга була.

Бүгенге көндә күп кенә мунчаларда гадәти түгел, ә үзенчәлекле – катырыл ган себерке тәкъдим итәләр. Алар, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш кебек үк, вакуумлы төргәктә (мәсәлән, рулонлы азык-төлек яки сәнәгать пленкасы) катырыла. Болай иткәндә себерке барлык файдалы матдәләрен һәм исләрен саклый.
Әлеге, катыргычтагы мунча себеркесе идеясен финнардан алганнар. Бу ысулны куллану яки күнегелгәнчә – үзебезчә әзерләү һәркемнең үз ихтыярында. Мунчаларыгыз парлы, себеркегез шифалы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев