Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сәхәрдә һәм ифтарда укыла торган догаларны яттан белмәгән укучыларыбыз өчен шпаргалка

Үзегезгә саклап куегыз.

Ураза тотарга ният кылганда укыла торган дога:
«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләһи тәгалә әмин».

Тәрҗемәсе: Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле.

Авыз ачканда шушы дога укыла:
«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Әмин».

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны Синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым; вә Синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев