Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Салкын тигәндә сезне аякка бастырган иң яхшы 10 эчемлек

1. Бал һәм лимон белән җылы чәй. Әгәр сезгә салкын тигән икән, беренче эш итеп, кара яки яшел чәй ясагыз. Аңа 1 чәй кашыгы бал һәм берничә телем лимон салыгыз. Файдалы матдәләрен саклап калу өчен бал һәм лимонны кайнар суга салырга кирәкми.

2. Юкә чәчәкләре белән кура җиләге чәе.
Юкәнең кипкән чәчәкләреннән чәй кайнатыгыз, аңа кипкән җиләк һәм кура җиләге яфраклары өстәгез һәм 30 минут тотыгыз. Әгәр кура җиләге юк икән, аның кайнатмасын да кулланырга була.

3. Гөлҗимештән чәй.
Беркемгә дә сер түгел, гөлҗимеш – С витамины чыганагы. Вакланган гөлҗимешнең кипкән җимешләрен (3 аш кашыгы) 0,5 л кайнар суга салып, төнгә термоста калдырыгыз. Иртән ашарга 30 минут кала көненә 4 тапкыр 1/2 стакан эчегез.

4. Мүк җиләге яки нарат җиләгеннән морс.
Мүк җиләге һәм нарат җиләге - бактерицид үзенчәлекләре буенча уникаль җимешләр. Морс әзерләү өчен мүк һәм нарат җиләкләренә шикәр комы кушып төегез (3:1). 2 аш кашыгы катнашмага 0,5 литр җылы су салыгыз.


5. Минераль су белән кайнар сөт.
Әгәр сездә ютәл барлыкка килгән икән, минераль суга (Боржоми) кайнар сөт салып эчегез. Әлеге эчемлек какырык кубып чыгуга ярдәм итәчәк.

6. Сарымсак белән сөт.
Бу эчемлек сезгә бер төн эчендә аякка басарга ярдәм итәчәк. Җылы сөткә 10 тамчы сарымсак суын салырга һәм төнгә эчәргә кирәк.

7. Кипкән җиләк-җимеш компоты.
Балачактан һәркемгә билгеле булган һәм күп тапкыр сыналган бу компот салкын тигәндә организмны гомуми ныгытучы чара булып тора. 100 г кипкән җиләк-җимешне алып, эреләрен вакларга, җылы суда яхшылап юарга кирәк. Башта алма һәм грушаны, шикәр комы салып (1 литр суга 3 аш кашыгы) 30 минут йомшарганчы пешерергә, аннары өрек һәм кара җимеш салырга, иң соңыннан пешеп җитәргә 5 минут кала йөзем белән күрәгә өстәргә кирәк. Әзер компотка лимон яки әфлисун согы, бал өстәргә була.

8. Лимонлы имбирь чәе.
Салкын көннәрдә иммунитетны ныгытачак һәм эшкә сәләтлелекне арттырачак. 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы лимон суы, 0,5 чәй кашыгы вакланган имбирь тамыры һәм бер чеметем корица салып болгатырга. Чәйгә бераз кипкән бөтнек яфракларын да салырга була.

9. Глинтвейн.
Салкын тиюдән бик яхшы чара - тәмле, файдалы, җылытучы эчемлек! Тәмләткечләр кушарга, 100 мл су өстәргә, кайнатып чыгарырга һәм 10 минут тотарга, сөзәргә кирәк. Әфлисунны түгәрәк телемнәргә бүләргә. Әзерләнгән эчемлеккә шәраб, шикәр һәм әфлисун телемнәре өстәргә. Кайнап чыгу белән уттан алырга. Глинтвейнга шулай ук бал, алма, йөзем өстәргә була. Кайнар килеш төнгә эчәргә һәм шунда ук ятарга, ә аякларга җылы грелка куярга кирәк.

10. Ромашкалы чәй.
Ромашка - ялкынсынуга каршы йомшак чара. Юкә һәм бал белән бергә, салкын тиюгә каршы яхшы чара булып тора. Чәй әзерләү: 1әр чәй кашыгы юкә чәчәге һәм ромашка алырга, 1 стакан кайнар су кушып кайнатырга, 20 минут тотарга һәм сөзәргә. Көнгә 3 тапкыр 1/3 стакан эчәргә. Бал өстәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев