САГЫЗ БАЛАЛАРГА АЕРУЧА ЗЫЯНЛЫ
"Роскачество” сагызның сәламәтлеккә йогынтысын тикшергән. Сагызда ясалма шикәр алыштыргычлар, мәсәлән, аспартам, сахарин яки сукралоза бар. Алар матдәләр алмашын боза, ашказаны асты бизенә начар тәэсир итә ала. Белгечләр һәр кешегә шикәр алыштыргычларны чикләргә киңәш итә.
Ач карынга чәйнәгәндә, ул гастрит, ашказаны җәрәхәтенә китерә ала. Сагызны ашаганнан соң 15 минут кына чәйнәргә мөмкин. 6 яше тулмаган балага бөтенләй бирмәгез. Шуннан өлкәнрәкләр дә аны көненә 10 минуттан артык чәйнәмәскә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев