Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Помидорым помидор...

Әй күңелле инде тәрәзә төпләребезгә күз салгач. Гөлләргә почет юк әлегә, алары кайда урын бар шунда урнаштырылды. Анда хәзер, тиздән матур һәм җылы көннәр җитәчәген хәтерләтеп, яшел үсентеләр кояш нурларына үрелә.

Нык һәм сәламәт булып үссен өчен, аларны вакыт-вакыт ашлап, тукландырып тору яхшы. Мондый тәрбия өчен алар безне көзен мул уңыш белән сөендерәчәк.
Йод. Беренче чын яфрак чыкканнан соң – 3 л су һәм 1 тамчы йод катнашмасы. Дымның артык парга әйләнүен булдырмас өчен иртән яки кичен туфракка сибәргә. 6-7нче яфраклар чыккач – шундый ук нисбәттәге катнашманы сибәргә.
Тукландыру алдыннан туфракны дымландырырга! Коры җиргә беркайчан да бернинди дә ашлау кертергә ярамый!
Яфракларына сиптерү өчен: 3 л суга 1 тамчы йод һәм 1 чәй кашыгы тоз катнашмасын кулланыгыз.
Суган кабыгы. Гөмбә авыруларыннан. «Кара аяк»ны кисәтү өчен 1 л суга 2 уч суган кабыгы салып, 5 көн төнәтергә. Сөзеп, тамыр төбенә сибәргә.
Чүпрә. Тамыр системасын ныгыта, туфракта дымны тоткарлый, үсешне стимуллаштыра.
3 л җылы суга 200 гр «свежий» чүпрә, 3 аш кашыгы шикәр комы салып, 3 сәгать төнәтергә. Аннары шул концентратны 1:10 нисбәтендә суга кушып, туфракка сибәргә. Тагын берсе: бер пакет коры чүпрәне һәм 3 аш кашыгы шикәр комын 3 л җылы суга салып, 3 сәгать тотарга. 1:5 нисбәтендә суга кушып, сибәргә.
Көл. Ул үсентеләр өчен микроэлементлар чыганагы. Төнәтмә: бер уч чис та агач көлен (буялмаган, яндырганда мичкә башка нәрсәләр тыгылмаган) 2 л суга салып, бер тәүлек тотарга.
Банан кабыклары. Ул үсүнең бөтен стадиясендә дә кирәк булган калий чыганагы. Төнәтмә: 3 л суга 2-3 банан кабыгы салып, 3 көн тотарга.
Йомырка кабыгы. Пикировка вакытында үсентеләр күчереп утыртыласы савытның төбенә дренаж рәвешендә җәяргә була. Төнәтмәсен әзерләп, сибү дә яхшы: 3 л суга 3 стакан йомырка кабыгы салып, 2 көн тотарга.

Әгәр дә үсентеләрегез ашлаусыз да бик яхшы үсә икән, димәк сез аларга туклык лы туфрак әзерләгәнсез. Бу очракта нисбәтләрне киметергә кирәк яки бөтенләй ашламаска. Биредәге нисбәтләр аксыл, сүлпән һәм сез теләгәнгә караганда акрынрак үскән үсентеләр өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев