Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Помидорларыгызны артык «сыйламагыз»

«Майлы», органик ашламалар кертелгән туфрак помидорлар өчен катгый тыела. Шулай ук (киләсе елга белеп торырсыз), үсентеләрне утыртасы чокырларга тирес, черемә салып калдырырга ярамый. Юкса, үсемлекләр уңыш бирәсе урынга, яшеллек үстерәчәк. Шуның өстенә, андый «симертелгән» үсемлекләр фитофтороз белән дә ешрак авырый.

  • Томат куакларын тирес суы белән бөтен сезон буена 2-3 тапкырдан да артык тук ландырмагыз. Ул аларга зыян гына сала. Артыгын ашаганчы, туймый калуың яхшырак икәнен онытмагыз.
  • Икенче ашлау, тү бәндәге катнашма белән, июль башында башкарыла: 10 литр суга 1 аш кашыгы калий сульфаты, ярты литр тирес төнәтмәсе, 1-2 таблетка микроашлама кушып болгатырга.
  • Июльнең икенче декадасыннан үсемлекне тукландырудан туктарга, ә суны сирәг рәк, туфрактагы дымның кискен үзгәрүен булдырмас өчен генә сибәргә кирәк. Артык ашлау һәм су белән помидор куагы яшеллеккә үсүен генә дәвам итә, ә яралган яшелчәнең өлгерүе тоткарлана. Помидорлар күмәк рәвештә, «майлы»га караганда, ярлы туфракта тизрәк өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев