Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Помидор үсентеләрегезгә көч бирегез!

Тәрәзә төбендәге «бакчагызны» бәрәңге пешергән су белән ашлагыз.

Әлбәттә инде, үсемлекләрне агуламас өчен, ул тозсыз булырга тиеш. Кабыгын пешерсәгез дә була. Тамырлары яхшы үссен өчен, әлеге бәрәңге суына берәр тамчы йод өстәгез.

  • Үсентеләрне күчерү һәм пикировка алдыннан, банан кабыкларын юып, турап әзерләп куегыз. Аларны утыртасы савытка бер катлам туфрак, аның өстенә банан кабыклары һәм кабат туфрак җәегез, аннары үсентене утыртыгыз. Банан кабыгы таркалып, үзендәге минераль матдәләрне үсентеләргә бирә. Ә черегәндә җылы бүлеп чыгарып, тамыр системасының яхшырак үсешенә ярдәм итә. Күчереп утыртканнан соң үсентеләр тизрәк тернәкләнә һәм күз алдында үсеп китә.
  • Үсентеләр өчен могҗизалы чара – суган кабыгы төнәтмәсе. Ул файдалы матдәләр белән тукландырып кына калмыйча, үсентеләрне авырулардан саклый һәм зарарлы бөҗәкләрне куркыта. Төнәтмәне әзерләү өчен, бер стакан суган кабыгын ике стакан суга салып, кайнатып чыгарырга һәм ике тәүлек төнәтергә. Кулланыр алдыннан сөзеп, ун стакан суга кушып болгатырга. Атнага бер шуны сибәргә. Авыру билгеләре һәм корткычлар күренгәндә, катнашмага бераз сыек сабын өстәп, яфрак ларына, сабакларына пульверизатор белән сиптерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев