Организмны кирәкмәгән һәм агулы матдәләрдән котылдыручы рецептлар
Әгәр дә сез сәламәт яшәү рәвеше алып барырга җыенасыз икән, организмны чистартыр чак җитте
Алма һәм корица
Бер алманы юка итеп кисегез, өстенә 500 мл чиста су салыгыз. Бер чәй кашыгы төелгән дарчин (корица) өстәгез. Суынгач, көн дәвамында эчегез. Алма һәм дарчин матдәләр алмашуын һәм ашкайнату трактын чистарта.
Лимон согы һәм бал
2 аш кашыгы лимон согын 200 мл җылы су белән кушыгыз. Шуңа 1 чәй кашыгы бал, чеметеп кенә төелгән имбир салыгыз. Иртәнге аш алдыннан ярты сәгать кала ач карынга эчәргә кирәк. Бу ашкайнату системасын чистартырга, кан тамырларын ныгытырга ярдәм итәчәк һәм тормыш энергиясе бүләк итәчәк.
Имбирлы эчемлек
3-4 см зурлыктагы имбир тамырын чистартып, ваклап турыйбыз, 1 литр су салабыз. Кайнатып чыгаргач, сүрән утта 10 минут тотабыз. Сөзәбез. Суынгач, бераз төелгән дарчин (корица) һәм берничә аш кашыгы гөлҗимеш сиробы салабыз. Көн дәвамында, ашарга ярты сәгать кала, 100-150 мл эчәбез. Ашкайнатуны, матдәләр алмашуны нормальләштерә.
Чөгендер согы
1 чөгендер, 2 алма һәм 4 сабак сельдерейның согын чыгарыгыз. Көнгә ике тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 стакан эчегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев