Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Организмны чистарту буенча озын гомерле профессор киңәшләре

Дөньяның бөек хирургларының берсе, профессор Федор Григорьевич Углов 103 яшькә кадәр яшәгән! Аның үзенең диетасы булган һәм ул аны һәрвакыт тайпылмыйча тоткан.

Профессор Углов шулай ук рекордлар китабына Европада иң өлкән эшләүче хирург буларак кертелгән.
Сәламәт булу һәм озак яшәү өчен ул түбәндәгеләрне киңәш иткән:
Хәрәкәтләнмәү – сәламәтлекнең төп дошманы.

Күп хәрәкәтләнергә һәм күп уйларга!
Тәмәке һәм алкогольдән бөтенләйгә баш тартырга. Туклануны чикләү – симерүгә чик кую.
Тәүлегенә кимендә 7 сәгатьлек йокы.
Профессор Углов тоткан диета авырлыкны киметергә һәм организмны чистартырга ярдәм итәчәк. Хирург сүзләренә караганда, ризык кына түгел, ашауның вакыты

да мөһим. Организмны чистарту өчен ул менә нәрсә киңәш итә:

Иртән: - шикәрсез кара чәй яки табигый кофе;
- аннан соң каты итеп пешерелгән йомырка һәм 8 данә кара җимеш (кара җимешне кичтән үк суга салып куярга кирәк).
Төшке ашка:
- 200 грамм пешкән тавык яки майсыз дуңгыз ите яки балык;
- әфлисун;
- 100 гр. кишер белән алыштырырга мөмкин булган яңа яки пешкән кәбестә. Ашау арасында 30 грамм каты сыр, алма яки әфлисун ашарга була.
Кичке ашка: бер стакан кефир яки әче сөт.

Диета10 көнгә исәпләнгән һәм нәтиҗәсе искиткеч булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев