Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Онсыз кабак пирогы

Камыр өчен: Вак кыргычтан уылган кабак – бер миска Кефир – 1 стакан Шикәр комы – 1/3 стакан Бер лимон яки әфлисун цедрасы Манный – 1,5 стакан Сода – ½ чәй кашыгы Тоз – бер чеметем

Барлык продуктларны бергә кушып, тиз генә болгатырга һәм майланган формага салып, 160-180 градуслы мичтә 40 минут тирәсе пешерергә.
Якынча 20 минут вакыт узгач, мичтән алып ромбиклап кисәргә һәм һәр шакмак өстенә чикләвек куярга. Аннары кабат мичкә тыгып, пешереп бетерергә.
Әзер пирог өстенә, формадан алмый гына, сироп коярга. Берәр сәгать суынганын һәм сироп сеңгәнен көтәргә.
Сироп өчен: 1/3 стакан шикәр комы, якынча шуның кадәр үк лимон яки әфлисун согы, кайнап чыкканнан соң 5-8 минут утта тотарга. 2-3 аш кашыгы кайнатма кушып болгатсагыз да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев