Нәрсәне кайчан чәчәргә?
Бакчачылык белән шөгыльләнергә яратучылар өчен кирәкле мәгълүмат. Уңышны үз вакытында җыеп алырга уйласагыз, аның орлык төрткәннән алып, өлгерүенә кадәр вакытны исәпләргә кирәк.
Сельдерей. Тышка утырту – 25 май. Үсентеләр – 70-80 көнлек булырга тиеш, орлык тишелеп чыгу өчен 15 көнләп вакыт кирәк. 25 февральдән соң чәчәләр.
Татлы борыч. Теплицага утырту – 5 июньдә. Үсентеләр – якынча 70 көнлек булсын, орлык – 12-14 көн дәвамында тишелә. 10 марттан соң чәчәләр.
Иртә өлгерә торган кәбестә. Тышка утырту – 20 майдан соң. Үсентеләр – якынча 50 көнлек, орлык – 5 көн дәвамында тишелә. 15 мартта чәчәргә.
Чәчәк кәбестәсен һәм брокколины шулай ук чәчәргә.
"Чернушка" суган һәм порей. Май уртасында утырталар. Үсентеләр 50 көнлек тирәсе. 15 марттан соң чәчәргә.
Баклажан. Теплицага – 5 июньдә утыртырга. Үсентеләр 50 көнлек чамасы, орлык 12 көн дәвамында тишелә. 1 апрельдә чәчегез.
Томат. Үсентеләр тышка чыгарганда – 45-50 көнлек булсын, орлык 7-8 көн дәвамында тишелә. 1- 8 апрельдә чәчәргә.
Кыяр. Теплицаны техник җылытмыйча гына 25 майдан соң утыртыгыз. Үсентеләр – 25-27 көнлек булсын, орлык 3 көн дәвамында тишелә. 25 апрельдән дә иртәрәк чәчмәгез.
Салат (кәчәнле). 10 июньдә утыртыгыз. Үсентеләр 40 көнлек тирәсе, орлык – 4 көн дәвамында тишелә. 25 апрельдән соң чәчегез.
Кәбестә. Иртә өлгерә торган кәбестәдән соң утыртыгыз. Үсентеләр 40 көнлек тирәсе булсын. Апрель ахырында чәчегез.
Кабак, кабачки, патиссон. 10 июньдә утыртыгыз. Үсентеләр 25-27 көнлек булсын, орлык – 4 көн дәвамында тишелә. 10 майдан соң чәчегез.
Рекомендацияләр Россиянең урта полосасы өлкәсе өчен китерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев