Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Нинди макарон симертми, кайсы макаронны бөтенләй ашамау хәерле

Дөрес макарон – ул акрын углеводлар чыганагы, озак эшкәртелә һәм озак вакыт туенганлык хисен сакларга ярдәм итә.

Макарон сатып алганда, төркеменә игътибар итәргә кирәк – А, Б яки В.

А төркемендәге макароннар бодайның каты сортларыннан ясала, бу – иң файдалы вариант. Әлеге сорт аз калорияле, витаминнарга һәм клетчаткага бай, аксым күп булуы белән аерылып тора. Фигура саклаучыларга да мондый макаронны ашарга ярый.

Б төркемендәге макарон иң калориялесе була. Аларны йомшак, крахмаллы, пыяласыман бодайдан ясыйлар. Мондый макарон спортчыларга, ябык кешеләргә файдалы була.

В төркемендәге макаронны ашамау хәерле. Бу – түбән сортлы ризык, аны ипи пешерә торган оннан ясыйлар. Мондый макаронда организм өчен файдалы матдәләр бик аз, менә шуны ашагач, кеше симерә, шикәр авыруы ихтималы арта.

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X