Ни өчен йомырка сәламәтлек өчен бик кирәкле азык?
Беренчедән, ул – туклыклы матдәләр хәзинәсе, матдәләр алмашынуын көйләүгә һәм мускул тукымасын үстерүгә булышлык итүче аксымга һәм аминокислоталарга бай.
Аеруча йомырка спортчылар, актив тормыш алып баручылар, физик эш белән шөгыльләнүчеләр өчен мөһим. Ул витаминнарга бай: анда А, В һәм Е витаминнары күп. Шуңа күрә йомырканы даими куллану авитаминозга каршы көрәшергә һәм аны искәртергә ярдәм итә. Андагы лютеин күз мускулларын ныгыта, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә ярдәм итә. Йомырканың яман шеш чирләре куркынычын киметүе хакында күпләр белмидер дә әле. Андагы холин матдәсе күзәнәкләрне ныгытуда һәм сәламәтләндерүдә алыштыргысыз, дип исәпли галимнар. Тәүлегенә ике-өч йомырка ашау организмны тулысынча холин белән тәэмин итә, ди алар. Йомыркада күкерт булуы аркасында организм бактерияләр һәм зарарлы микроорганизмнар тәэсиренә каршы тора ала. Өстәвенә, күкерт коллаген синтезы өчен кирәк, шулай булгач, ул картлык процессын акрынайтуга да булыша дигән сүз.
Интернет киңлекләреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев