Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Моны белү файдалы!

Иртән сәгать 6:00га кадәр йокыдан торсаң, бәхет гормоны - СЕРОТОНИН эшләп чыгарыла.

6:00 - организмны актив уяулыкка әзерли торган гормон - КОРТИЗОЛ дәрәҗәсе арта.

Иртән 500 мл су эчсәң һәм зарядка ясасаң - СТРЕСС гормоннары юылып чыга.

7:00 - җенси гормоннарга урын бушатып, МЕЛОТАНИН эшләп чыгару туктала.

8:00 - мәйданда җенси гормоннар. Шулар ук стероидлар - безнең мускул каркасын формалаштыручы гормоннар. Зарядка, гимнастика, спорт залы һәм үрчү өчен шәп вакыт.

10:00 - 14:00 - ДГЭА - хәтер, игътибар һәм истә калдыру өчен җавап бирә торган нейрогормонның актив вакыты. Акыл эшчәнлеге өчен шәп вакыт.

14:00 - 16:00 - бу вакытта кинәт кенә йокыгыз килсә, 20 минут йоклап алырга тырышыгыз. Бу ҮСЕШ гормоны - матурлык һәм яшьлек гормонының пик вакыты. һәм черем итеп алганнан соң, җиңелчә гимнастика ясап алыгыз, чөнки үсеш гормоны мускул тукымасы өчен җавап бирә.

17:00 сәгатьтән башлап КОРТИЗОЛ кими башлый. Мөһим карарлар кабул итүне калдырып торыгыз. Бу вакытта спорт белән шөгылҗләнергә ярамый, мускулларның туклануы бик авырлаша.

21:00 - МЕЛОТАНИН эшләп чыгарыла башлый. Тән температурасы төшә, безгә җылылык һәм якыннарыбызның кайгыртуы кирәк була башлый. Гаиләдәгеләр белән кочаклашу өчен шәп вакыт.

22:00 - гипофиз опиоидлы гормон - наркотик тәэсиргә ия ЭНДОРФИН бүлеп чыгара. Бу вакытта ятсаң, татлы тойгылар белән йоклыйсың. Көндезге стресс артта, организм яңартылуга әзер.

22:00 - 4:00 сәгатьтә йокы кыйммәте максималь. Бу вакытта йокламау - фаталь.

2:00 - ҮСЕШ, матурлык һәм яшьлек гормоны эшкә керешә. Аның аркасында балалар төшләрендә оча, ә зурлар яшь,чибәр, нык сөякле һәм сыйфатлы мускулатуралы кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев