Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Миләш җиләкләре бик... тәмле!

Әлеге җиләккә булган битарафлыгыбыз бер дә дөрес түгел. Әче ул, дибез дә, йөз чөерәбез. Ә бит аңардан бик тә файдалы һәм тәмле ризыклар әзерләргә була.

Мармелад
1 кг миләшне 15 минут кайнар суда тотарга һәм дуршлаг аша сөзәргә. Суы саркып беткәч, савытка салып тукмак белән изәргә, 150 мл кайнар су салып болгатыр га да, иләк аша үткәрергә.
Массаны табакка бушатып, 1 кг шикәр комы өстәргә һәм акрын утта, мармелад куелыгына кадәр кайнатырга. Суынганын көтәргә.
Пергамент кә газь гә бушатып, өс те нә шикәр оны яки комы сибеп, пы чак ярдәмендә кирәкле калынлыкта тигез ләргә, эссе булмаган мичтә киптерергә.
Мармеладны төрле формада кис кәләп, банкага салып куярга.

Миләш кагы
Тозлы кайнар суда тотылган һәм юылган 1 кг миләшне эмаль кәстрүлгә салып, 1 стакан су өстәргә һәм утка куеп, йомшарганчы кайнатырга. Аннары иләк аша үткәреп, 600 гр шикәр комы өстәргә дә, масса куе каймак хәленә кергәнче, болгата-болгата пешерергә. Шуннан соң, 1,5 сантиметрдан да калын итмичә җәеп, әз температуралы мичтә киптерергә.

Желе
Суык тигән 1 кг миләш җиләк лә рен тоз лы кай нар суда тотарга, юып, 2 стакан суда пешерергә. Массаны марля яки тукыма аша сөзеп, согына 100 гр шикәр комы өстәп, тагын бераз кайнатып алырга. Суыткычка куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев