Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Май аенда җыеп кал

Май – шифалы үсемлекләр киптереп әзерләү буенча иң мәшәкатьле айдыр, мөгаен. Бу вакытта чәчәкләр дә, яфраклар да, тамырлар да, яшь бөреләр дә җыела, өлгер генә.

Үләннәр: утчәчәк (адонис), тузганак, көтүче сумкасы, плаун, бака яфрагы, миләүшә чәчәге, кыр наратбашы, канлы үлән, каз үләне, тәңкә яфрак, кычыткан, кымызлык.
Яфраклар: каен, нарат җиләге, кычыткан, энҗе чәчәк, үги ана яфрагы, кара карлыган, турак уты, бака яфрагы, баллы баба (яснотка), каен җиләге, монгол чәе (бадан).
Бөреләр: каен, ак чыршы, нарат, тополь.
Чәчәкләр: дүләнә (боярышник), энҗе чәчәк, кәстәнә (каштан), барвинок, үги ана чәчәге, шомырт, баллы баба, нәүрүз чәчәге.
Тамырлар: шома көпшә (дягиль), әрекмән, тузганак, ишәк колагы (окопник), пион, сарут, керән, үги ана яфрагы тамыры, мәче борчагы, монгол чәе.
Кайры: имән, балан, эт шомырты.
Ылыс: ак чыршы (пихта), нарат, гомумән, ылысны ел әйләнәсе җыярга ярый.
Тагын әле май аенда агач гөмбәсе (чага) һәм исланд мүге җыялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев