Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Матурлык һәм сәламәтлек өчен... Тәмле ысул

Составында – әфлисун, банан, көнҗет (кунжут) һәм җитен орлыгы. Нигә нәкъ менә мондый квартет? Әйдәгез ачыклыйк.

Банан клетчатка, тимер һәм калийга бай. Әлеге продукт глюкоза күләмен һәм артериаль кан басымын җайга сала. Коктейльдә ул булса, бернинди эч күперү һәм эч катулар булмый.

Көнҗет һәм җитен орлыгы – теш, чәч һәм тире өчен алыштыргысыз минераллар чыганагы.
Әфлисунга килгәндә, С витамины, цинк, бакыр, тимер һәм фосфорга бай булганга, иммунитетны күтәрә, кан әйләнешен яхшырта.

Бергәләшеп, әлеге продуктлар матдәләр алмашын тизләтә, ашкайнату системасы эшен җайга сала һәм артык сыеклыкның организмда туплануына юл куймый.
Кирәк була: 1 банан, 1 әфлисун, 1 аш кашыгы җитен орлыгы, 3 чәй кашыгы көнҗет, 200 мл су.
Әзерләү:
Җимешләрне кабыкларыннан арындырып, ваклап турарга һәм блендерда ботка рәвешенә килгәнче изәргә. Орлыкларны һәм су кушарга. Әзерләгәннән соң 5 минут көтәргә һәм эчәргә.
Аны һәр иртә ашаганчы ярты сәгать алдан һәм кичен – кичке аш урынына кабул итәргә.
Бер ай мондый тукланудан соң, ябыгуның җәфалану түгел, ә бик тә күңелгә ятышлы процедура булуына инанырсыз.

Эчегез һәм сезнең аның кадәр күп, еш ашыйсыгыз да килмәс. Татлы тәмнүшкәләр бөтенләй икенче планга күчәр. Ә беренче нәтиҗәләрне күргәннән соң, моңа кадәр кулланган чараларыгызның вакытны бушка әрәм итү булганын аңларсыз.

Көнгә ике стакан – иртән һәм кичен – оптималь вариант. Шулай да, үз организмыгызның ихтыяҗларын тыңласагыз, яхшырак булыр.

ТЕЛӘСӘ НИНДИ ПРЕПАРАТНЫ, ДӘВАЛАНУ ЧАРАСЫН ҺӘМ ЫСУЛЫН КУЛЛАНУ АЛДЫННАН ТАБИБ БЕЛӘН КИҢШЛӘШҮ КИРӘКЛЕГЕН ОНЫТМАГЫЗ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев