Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Мартта җыеп калыгыз

Файдалы киңәш акчадан кыйммәт

Март аенда, әле табигать уянып кына килгәндә дә файдалы үсемлекләр җыеп калырга кирәк икән.

Мәсәлән: каен һәм усак бөресе; имән, балан, песиле тал, аю баланы, зирек каерылары; нарат һәм чыршы ылысы белән күркәләрен; зирек һәм чикләвек куагы күркәләрен.

Каен бөреләре. Аларны яфраклар борын төртә башлаганчы җыеп өлгерергә кирәк. Менә әлеге мизгелне ычкындырырга ярамый. Чөнки шул вакытта аларда файдалы матдәләрнең иң күп тупланган мәле. Өлгерсәгез, антибактериаль, ялкынсынуга каршы, үт суы кудыргыч, какрык чыгара торган, авыртуны баса торган һәм суалчаннарга каршы сыйфатларга ия чара кул астыгызда була дигән сүз.
 

Нарат бөреләре. Аларны ачылганчы җыеп өлгерергә кирәк. Шул вакытта гына сез чын мәгънәсендә шифалы чимал алырсыз. Аны өске сулыш юлларын, ашказаны-эчәклек тракты һәм тамак, нерв системасын, салкын тию авыруларын дәвалаганда кулланыр­га киңәш итәләр.
 

«Песиле» тал каерысы, чәчәге һәм алкалары. Боларны, шулай ук, март аенда җыялар. Шул вакытта аларны ашказаны-эчәклек тракты, ревматизм, төрле кан югалту, подагра, диарея һәм лихорадка сырхаулары вакытында кулланырга була. Авыз куышлыгы, эпидермис һәм өске сулыш юлы авыруларына каршы көрәшергә дә ярдәм итәчәк.

Имән каерысы. Әлеге чималны яфраклары күренә башлаганчы яшь агачлардан әзерлиләр. Һәм аны төче авыруы (золотуха), рахит һәм дизентерияне дәвалаганда кулланырга мөмкин. Имән каерысы, шулай ук, ашказаны-эчәклек һәм авыз куышлыгы патологияләре вакытында да киңәш ителә. Болардан тыш, ул артык тирчәнлектән ярдәм итә һәм пешкәннән соң тире төзәлүенә булыша.

Нарат җиләге. Инде март ахырында ук, кардан ачылган урыннарда нарат җиләге тишелеп чыга, димәк, яфрагын җыяр вакыт, апрелҗдә җыйсагыз да була.
 

!! Теләсә нинди үсемлекне, киптергәндә проблема килеп чыкмасын өчен, кояшлы коры көндә җыярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев