Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Көзен кабакны күбрәк ашарга кирәк

Моның сәбәпләре:

1. А витаминының яки бета-каротинның күплеге. Кабакның иң төп кыйм мәте – бик көчле антиоксидант (организмда әчү процессын киметә, тоткарлый) сыйфатына ия булуында.

2. В, С, К, РР төркеме витаминнары. Мәсәлән, В төркеме витаминнары стресс һәм арудан булыша. С витамины иммун сис темасын ныгыта, тиредә булган яраларны төзәтүгә һ.б. ярдәм итә.

3. «Яшьлек» (Е) витамины булу. Ул күзәнәкләр элпәсен төрле зарарлы әчетү факторларының җимергеч тәэсиреннән саклый.

4. Кабакта калий күп. Ул организмдагы артык сыек лыктан арынырга ярдәм итә. суны чыгара һәм шуның белән шешенүләрдән коткара, кан басымын төшерә.

5. Тимер белән бакыр кушылмасы аркасында, кабак гемоглобин түбән булганда һәм организмда тимер дефициты анемиясе вакытында да ярдәмгә килә.

6. Орлыгы цинк күплеге буенча барлык орлыклар арасында лидер. Цинк иммун системасына уңай йогынты ясый. Тән тиресе сәламәтлеге, яралар төзәлүе аның белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев