Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кызыл битле чөгендер

Куркытсалар да, бәяләрен вакытыннан алда арттырып куйсалар да, авылда һәркемдә кишере дә, чөгендере дә уңды быел, шөкер, шулай бит. Инде рәхәтләнеп, файдасын күреп, ашарга язсын. Чөгендерне һәр көнне кулланырга тырышыгыз, ул – организм ның яшьлеге гарантиясе.

  • Бу яшелчә диетик азык ка керә. Ябыгырга теләүчеләр өчен менә дигән ризык.
  • Чөгендер артериаль кан басымын төшерә.
  • Аны спортсменнар яшелчәсе дип тә әйтергә була, чөнки ул чыдамлыкның гомуми дәрәҗәсен арттырырга булыша. Димәк эшләп арыганлыктан ярдәм итә, дигән сүз.
  • Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, чөгендерне көн саен ашау төрле шешләр барлыкка килү мөмкинлеген киметә.
  • Аңарда эчәклек эш чәнлеген тизләтә торган файдалы җепселләр бар.
  • Чөгендерне даими ашау йокы сыйфатын яхшырта.

Әмма! Олы кешегә көненә пешкән ике чөгендердән дә артыгын ашарга ярамый. Артыгы – организм өчен зарарга эшли.

Бу яшелчә бик файдалы булса да, ашказаны-эчәклек эшчәнлегендә проблемалары (эч китү), бөерләрендә таш һәм организмында кальций аз булучыларга аны ашау белән мавыгырга ярамый.
Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев