Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кыяр үстерүчеләр, кирәкле киңәшләр янчыгына салып куегыз

1. Кыярыгыз тишелеп чыгып, 3-4 яфрак фазасына җиткәч, әлеге катнашма белән эшкәртегез: Бер чиләк суга 30 тамчы йод, 20 гр хуҗалык сабыны һәм 1 литр сөт салып болгатыгыз. Моның белән үсентеләрегезне һәр 10 көн саен коендыра аласыз.

2. Киченнән бер чиләк суга бер буханка ипине җебетергә салып калдырыгыз. Иртән аны изгәләп, иң кечкенә 1 шешә йодны кушыгыз. 1 литр әлеге катнашманы бер чиләк суга кушып, кыярларны коендырыгыз (калганын шешәләргә тутырып, салкынчарак урында саклагыз). Шул рәвешле ике атнага бер ашлап торсагыз, көзгә кадәр яфраклары да яшел торыр, кыяры да булыр.

3. 2 л эремчек суын һәм 150 гр шикәр комын бер чиләк суга салып болгатырга. Бу катнашма белән эшкәрткәннән соң борычларда һәм кыярларда кабат яңа яралгылар була башлый һәм уңыш бирә.

4. 10 литрлы чиләктәге суга 0,7 л банка суган кабыгын салып кайнатып чыгарырга, уттан алып, капкач белән томалап куярга. 12-14 сәгать төнәтергә. Аннары сөзәргә. 2 литр төнәтмәгә – 8 литр су кушып, кыярларның барлык яфракларын аслап-өсләп коендырырга һәм төбенә дә салырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев