Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кыш көне нинди җиләк-җимеш һәм яшелчә файдалы?

Кыш көне кеше организмына витаминнар җитми.

Шул сәбәпле иммунитет төшә, ягъни организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими. Ә витаминнарны без төрле җиләк-җимеш, яшелчәләрдән алабыз.

Нарат җиләге (брусника) – төньяк җиләкләре арасында иң киң таралганы. Ул бик яхшы «табиб». Үт суын куу, кан тамырларын ныгыту, йөрәк эшчәнлеген нормага салу үзлекләренә ия. Каротин күләме буенча мүк җиләге, лимон, груша, алма, кара җиләк һәм виноградны узып китә. Анда В2 витамины күп. Ул ашказаны эшчәнлеген нормага сала, организмның тонусын күтәрә.

Кура җиләге
Ул аспиринны алыштыра ала, салицил кислотасына бай, ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да, элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. Тамак авыртса кура җиләге серкәсе белән чайкаталар. 2стакан җиләкне 2 стакан алма серкәсенә салалар. 10 көн җылы урында төнәткәч, сөзеп, стерильләштерелгән банкага тутыралар. Төнәтмә суыткычта саклана.

Кишер
Кишер суы бик файдалы. Ул бөтен организмны нормаль хәлгә китерә. В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины (организмга гаять файдалы, аеруча күзләр өчен) күп.
Аппетитны күтәрә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта. Кишер суы төрле шешләрне (яман шешне дә) дәвалаганда әйбәт ярдәм итә. Тән тиресе коры булганда, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы. Кишер суы эндокрин (эчке әгъзалар) системасын дәвалый, аны ирләргә җенси көчсезлектән, хатыннарга бала тапмаганда кулланырга киңәш ителә.

Кызыл миләш
Аның согын атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Төнәтмәсе дизентерияне дәвалау өчен дә кулланыла. Ашказаны, эчәк авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә була. Миләш согы бөердән ташларны чыгару өчен дә файдаланыла. 400г миләшне изәләр, аңа 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы салалар, дүрт сәгатьтән соң болгатып сөзәләр һәм эчәләр. Эч катканда берничә атна буена көнгә өч тапкыр 70-100 грамм шундый сок эчәргә. Табиблар диабет булганнарга, бавыры авыртканнарга миләш ашарга куша.

Чөгендер
Азык итеп һәм дәва өчен, чөгендернең тамыр ларын һәм яфракларын файдаланалар. Чөгендер витаминнарга бик бай. Аны элек- электән зәңгеләгә (цинга) каршы чара буларак кулланганнар, авитаминозларны булдырмауда зур роль уйный. Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмнәрдәге чөгендер, кишер һәм әче торма соклары кушылмасы белән халык медицинасында элек-электән үк азканлылыкны дәвалаганнар. Чөгендерле азык атеросклероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә бик тә файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев