Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кырык миллион кеше гомерен өзгән авыру

Эпидемия

Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көне майның өченче якшәмбесендә билгеләнә

Бу көнне бөтен дөнья СПИД белән авыручыларның һәм ВИЧ белән яшәүче кешеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтә. ВИЧ-инфекциягә карата хәл бүген яхшы якка үзгәрә: диагностика һәм дәвалауның нәтиҗәле ысуллары бар, шуның аркасында авыруны иртә стадиядә ачыкларга һәм аның организмга зарарлы йогынтысына юл куймаска мөмкин.           

СПИД бөтен дөнья буенча 40 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән. Шуңа бәйле рәвештә ЮНЭЙДС  Халыкара оешмасы амбициоз бурыч куя: 2030 елга кадәр СПИД эпидемиясен туктату.

ВИЧ-инфекцияне диагностикалау һәм профилактикалау турында җиде төп сорау

Роспотребнадзорның эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш  бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Наталья Ладная җавап бирә:

-ВИЧ-инфекцияне диагностикалау өчен нинди ысуллар кулланыла?

-ВИЧ-инфекцияне лабораториядә диагностикалауның стандарт ысулы булып диагностик тестлар ярдәмендә ВИЧ антитәнчекләрен һәм антигенын билгеләү тора. Узган  ел россиялеләр арасында 49 миллионга якын һәм чит ил гражданнарына  3 миллион ВИЧ-тест ясалган. Шулай ук ВИЧ-ны кан яки селәгәй буенча  тикшерү өчен экспресс-тестлар да бар. Узган ел Россиядә гади/тиз тестлар кулланып 2,7 миллион ВИЧ-инфекция тикшеренүе үткәрелгән. Әлеге тестларның уңай нәтиҗәсе әле ВИЧ-инфекция диагнозы кую түгел. Тиз арада СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда табиблар катлаулырак һәм төгәлрәк тикшерүләр үткәрәчәк.

 –Инфекция йоктыргач күпме вакыттан соң вирусны диагностикаларга мөмкин?

-Куркыныч контакттан соң өч ай узгач, ВИЧ антитәнчекләрен тикшерүнең тискәре нәтиҗәсе ышанычлы санала, һәм алты айдан соң бернинди шик тудырмый.

-Тест ясамыйча  кеше үзенең ВИЧ-инфекцияле булуына шикләнә аламы?

-ВИЧ-инфекциянең аңа гына хас булган ачык симптомнары юк. Бу акрын үсеш алган авыру, вирус организмда кеше аның симптомнарын сизгәнче 10 елга кадәр, ә кайвакыт аннан да күбрәк вакыт уза ала.  ВИЧ-инфекцияне йоктыруның өч юлы бар:   җенси мөнәсәбәтләр аша, ВИЧ-инфекцияле анадан балага,   ВИЧ-инфекцияле кан белән зарарланган  инструментлар  белән  йога  ала. Иң еш очрый торганы - җенси мөнәсәбәтләр вакытында. Кешенең җенси партнерлары күбрәк булган саен, куркыныч югарырак була.Наркотиклар кулланучылар өчен инфекция куркынычы тагын да зуррак.

- Әгәр дә зарарланган кеше белән контакт булса, инфекция булырга тиешме?

–  Юк. Кешенең нинди контактта булуы мөһим. Мәсәлән көнкүреш шартларында йоктыру куркынычы юк.

-Әгәр дә дәвалауны ВИЧ белән контакттан соң тиз арада башласаң, инфекцияне кисәтеп буламы?

-Антиретровирус препаратларын кабул итүнең бер айлык курсы авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Контакттан соң профилактика тиз башланганда (беренче тәүлек дәвамында, әмма ВИЧ белән элемтәгә кергәннән соң 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча) инфекцияне булдырмау мөмкинлеге зур.

-Нинди профилактика ысуллары әйбәт?

-ВИЧ-инфекциядән саклаучы вакциналар юк, авыруны дәвалап булмый, шуңа күрә иртә диагностика ВИЧ-инфекцияне контрольдә тотуның төп ысулы дип санала. Реаль тормышта, халыкның төп өлеше өчен профилактикалауның иң эффектив ысулы - җенси партнерлар санын киметү, презерватив куллану һәм партнер белән бергә ВИЧ-тест үткәрү.

-Нинди яңа диагностика ысуллары бар?

–Алар даими камилләшә. Россиядә тулы цикллы диагностик чаралар җитештерү буенча  сәнәгать базасы булдырылган.  ВИЧ-ны тикшерү өчен экспресс-тестларның, шулай ук ВИЧ-вирус йөкләнешен һәм иммун статусын сынау өчен мобиль приборларның популярлыгы арта. Инфекцияне молекуляр диагностикалау өлкәсендә зур прогресс күзәтелә.

Әмма яңа ысуллар күбрәк галимнәрне һәм медицина хезмәткәрләрен кызыксындыра. Стандарт ысуллар белән тикшерү гади гражданнар өчен иң кулае булып тора.

По материалам https://санщит.рус

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев