Яшел Үзән

Кырмыскадан котылабыз: бик җайлы ысул

Бу иң гади ысул һәм өйләрдә, фатирларда, биналарда, кечкенә бала булган урыннарда да кулланырга була. Кырмыскалар – баллы яратучылар.

Шуңа да бу алымны куллану 100 процент ярдәм итә.
Аз гына кайнатма (мәсәлән, ярты стакан), ярты чәй кашыгы бор кислотасы һәм чәй кашыгы чүпрә алабыз.
Чүпрәне кайнатма һәм бор кислотасы белән бергә болгатабыз. Сай тәлинкәгә барлыкка килгән катнашманы сылыйбыз. Һәм еш кына бөҗәкләр күренгән урынга куябыз. Алар бу сый-хөрмәткә бик сөенәчәк. Тик аз гына ашау белән, үләчәкләр. Чөнки бор кислотасы белән чүпрә алар өчен зыянлы.
Инде 1-2 атнадан сез кырмыскаларның барлыгы турында да онытырсыз.
Әлеге файдалы киңәшне үзегезгә саклап куегыз, кирәге чыгар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: