Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

КЫРГА, БАКЧАГА ОРЛЫК ЧӘЧКӘНДӘ, ҮСЕНТЕЛӘР УТЫРТКАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

Кырга/бакчага чыкканда «Бисмилләәһ» әйтеп чыгылыр.

Игә (утырта, чәчә) башлаганда да кабат «Әгузү-бисмилләәһ» әйтелер һәм түбәндәге дога укылыр:

أَفَرَأَيْتُمْ مَا تَحْرُثُونَ
[56:63-64] أَأَنْتُمْ تَزْرَعُونَهُ أَمْ نَحْنُ الزَّارِعُونَ
اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ
وَارْزُقْنَا ثَمَرَهُ
وَاجْعَلْنَا لِأَنْعُمِكَ مِنَ الشَّاكِرِينَ
وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ

УКЫЛЫШЫ:

[Әфәра-әйтүм мәә тәхруҫүүүүн.
Ә әннтүм тәзрагъүүнәһүү әм нәхнүз-зәәригуууун («Әл-Вакыйга» сүрәсе, 63-64-нче аятьләр).
Әллааһүммә СЪалли гъәләә сәййидинәә мүхәммәдин үә гъәләә әәлиһи үә СЪахбиһии әдҗмәгъиин. ҮәрзүКЪ(о)нәә ҫәмәраһүү
Үәдҗегъәлнә ли-әнгъүмикә минәш-шәәкириин.
Үә ләә хәүлә үә ләә КЪуввәтә илләә билләәһил-гъәлиййил-гъәзыййййм]

МӘГЪНӘСЕ:

«[Орлыкларын] иккән нәрсәләрегезне күрдегезме?
Аны сез үстерәсезме, әллә аны үстерүче Безме? («Әл-Вакыйга» сүрәсе, 63-64-нче аятьләр)
Аллаһым! Мөхәммәд (салләЛлаһу гъәләйһи үә сәлләм) һәм аның әсхәбенә салават-сәламнәрең булсын.
Безне иккәннәребезнең җимеше белән ризыкландыр һәм безне нигъмәтләреңә шөкер иткән колларыңнан әйлә, йә Рабби!
Синнән башка һич көч һәм куәт иясе юк!»

Чыганак:
«Дога китабы»
Баш редактор: Нурислам Ибраһимов. - Казан, 2009.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев