Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кыр чәчәге – кыргый һиндыба файдасы хакында

Якташыбыз Равил Сәйфетдинов шигырь багышлаган һиндыба чәчәген без цикорий буларак беләбез һәм аның нерв, йөрәк-кан тамырлары системасына файдасы турында да ишеткән бар.

Әлеге үсемлекнең тамырыннан ясалган, каһвә урынына кулланылучы, әмма кофеинсыз эчемлек гипертония, неврастения, депрессия, йокысызлык, мигрень белән авыручыларга файдалы.

Һиндыба кеше нерв сис­темасына, үзендә булган В төркеме витаминнары (нәкъ менә әлеге витаминнар шәп кәеф, яхшы йокы, энергиялелек өчен җавап бирә) аркасында, тынычландыргыч тәэсир итә.

Шуның өстенә, һиндыба йөрәк эшчәнлеге өчен кирәкле калийга бай, каннан начар холестеринны чыгарырга булыша, кан тамырлары киңәюенә, амплитуда артуына, йөрәк тибеше ритмы нормальләшүенә ярдәм итә.
Үсемлектә тимернең күп булуы азканлылыкны кисәтүдә һәм комплекслы дәвалауда аны уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев