Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кычыткан миллеге белән чабыныгыз

Каен миллеге җыярга әле иртәрәк. Белгечләр аны юкә чәчәк атканда җыярга киңәш итә. Ә менә сезнең кычыткан миллеген файдаланганыгыз бармы?

Өтеп, чагып алуына карамастан, кычыткан миллеге белән дә чабынырга өйрәнү шарт. Моңа күнегергә генә кирәк.

Бөтен җәй дәвамында үсеп утырган җиреннән өзеп алынган кычыткан миллеге белән рәхәтләнеп чабынырга була! Моның өчен 40-50 см озынлыктагы яшь үсентеләрне сайлап алалар. Себеркене кабарынкы итеп, кыска гына бәйлиләр (әлбәттә инде, пирчәткә киеп). Бик йомшак, бер кешегә генә җитәрлек булып чыга. Кычыткан себеркесен пешерүнең иң кулай һәм җиңел юлы болай. Башта - кайнар суга (әмма кайнап тормаска тиеш!), аннары салкын суга 3-5 секундка тыгып алалар. Бары шул гына.

Кычыткан миллегенең мускуллар, буыннар авыртканда ярдәме тия, радикулит, ревматизм авыруларын дәвалаучы бик яхшы чара булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев