Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Кура җиләген ашлау вакыты җитте

Җиләк куаклары мул уңыш белән шатландырсын өчен, аларны дөрес тукландыру мөһим. 5 сыналган ысул тәкъдим итәбез:

Мочевина.
1 кв.м. җиләклеккә 10 г мочевина кертегез. Сибү өчен 10 л суга 30 г салып болгатыгыз һәм һәр төпкә 3әр литр салыгыз. Коендыру өчен – 10 литр суга 20 г.

Тирес.
10-12 л суга 3-4 кг яңа тирес салып, 7 көн төнәтергә. 10:1 нисбәтеннән су белән катнаштырып, 1 кв.м. җиләклеккә 10 л сибегез.

Компост.
1 кв.м. җиләклеккә 5-8 кг компост түшәгез.

Тавык тизәге.
10-15 л суга 1 чиләк тизәк кушып, 1-2 тәүлек төнәтегез. 20:1 нисбәтеннән су белән катнаштырып, 1 кв.м. җиләклеккә 10 л сибегез.

Көл.
Һәр куак төбенә 1 стакан көл салыгыз – ул калий һәм микроэлементлар чыганагы.

Кура җиләгегез, мондый ашлар белән сыйлаганнан соң, рәхмәт әйтәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев