Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

#күңелемдәгесенәйтәм

Районыбызның зур бистәсеннән шалтыратам мин, кызлар (исемен язмагыз, яме).

💍 Башкаларга киңәшме, гыйбрәтме булсын дим. Егете белән ике ай гына очрашып йөрсә дә, бер-беребезне яратабыз, безнең өйләнешәсе килә дигәч, кызымны зур туйлар ясап кияүгә бирдек. Кода-кодагыйларыбыз да, киявебез дә әйбәтләр, бер сүзем юк.

 Тик, соңгы арада кызым безгә бик ешлады, иренә шалтыратып, төрле сәбәпләр әйтеп, кунып та кала башлады. Мин инде башта дәшмәдем, сагынадыр дип уйладым. Аннары, ачыктан-ачык сөйләшик әле, ни булды, дидем. «Әни, яратмыйм мин аны, кагылулары да ачуымны гына чыгара, яшисем килми аның белән», ди. 

Менә сиңа мә! Артыма утыра яздым! Әле ярый балалары юк, яшьләр дә, аерылышсалар да үкенечле түгел, диюем. Нишлисең, көчләп яратып булмый шул. Нәрсә әйтәсем килә, әгәр дә балаларыгыз безнекеләр кебек бик тиз кавышырга уйласа, риза булмагыз. Кайнаган каннары суынгач, аек башлары белән уйларлык булгач хәл итәргә кирәк икән. 

 

Безнең ялгышлыкны кабатламагыз, диюем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев