Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Көзнең шифалы байлыгы: балан җиләге иммунитетны ныгыта

Октябрьдә җиләк-җимеш сезоны акрынлап тәмамлана һәм беренче планга көзге-кышкы җиләкләр чыга: нарат җиләге (брусника), мүк җиләге (клюква), сырганак (облепиха), дүләнә (боярышник), аю баланы (бузина), гөлҗимеш, балан. Барысы да шифалы үзлекләргә ия, аларда салкыннар алдыннан организмны ныгытыр­га ярдәм итүче файдалы матдәләр күп.

Балан җиләге – витаминнарның чын хәзинәсе, аларда бөтен спектр диярлек: А, В1, В2, В5, В9, Е, К, РР һәм, әлбәттә, бик зур күләмдә С витамины бар – лимонныкына караганда ике тапкырга күбрәк. Аны элек-электән төрле чирләрдән дәвалау чарасы итеп кулланганнар. Өстәвенә, тамырыннан алып, очына кадәр: җимешләрен, чәчәкләрен, яфракларын, хәтта кабыгын да.

Мүк җиләгендә файдалы матдәләр күп: органик кислоталар (лимон, хин, бензой, олеин), пектин матдәләр, аскорбин кислотасы (С витамины), каротин, табигый шикәр, В төркеме витаминнары, аминокислоталар, микроэлементлар (йод, тимер, бакыр, марганец).

Нарат җиләге С витаминына һәм пектинга, төрле органик кислоталарга (лимон, уксус, алма һ.б.) бай. Аның орлыкларында линоль, линолен май кислоталары бар. Яфракларыннан ясалган төнәтмә сидек кудыру үзлекләренә ия.

Әлеге җиләкләрне кышка әзерләү турында да онытмагыз. Аларны киптерергә, шикәр белән болгатырга һәм катырырга була. Шулай иткәндә дә барлык витаминнары һәм файдалы элементлары сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев