Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

«Коткарыгыз, киявегез авария чыгарды»

Ышаныргамы-юкмы, әллә инде, шулай да, кияүнең үзенә шалтыратыргамы?

Хәзер илдә барган катлаулы вакыйгалар берәүне дә битараф калдыра алмыйдыр. Һәркемнең башында да, эш-гамәлләрендә дә һаман шул тема өстенлекле. Әмма һәркемнең дисәк тә, алай ук түгел икән шул, үзләренең кыңгыр гамәлләрен кылучыларга ул бөтенләй кагылмый кебек. Алар үзләре сайлаган юнәлеш буенча бернигә карамый баруларын дәвам итә. Моны, мәсәлән, ялганчылар мисалында яхшы күрәбез.


Әйтик, Осиновода яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз, «мошенниклар акчагызны алырга җыена» дип ышандырган аферистлардан үзенең банк картасыннан 500 мең сумга якын акчасын алдырган.

Ә 69 яшьлек хатын-кызга стационар телефоннан шалтыратып, туганының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе турында хәбәр итеп, ярдәм таләп ителү тәкъдиме белән 100 мең сум акчасын үзләре килеп алган.

84 яшьлек яшел үзәнле авария чыгарган киявен коткарырга маташкан һәм 380 мең сумыннан колак каккан. Акчаны мошенниклар, шулай ук, үзләре килеп алган. 89 яшьлек әбине дә алдаганнар, шалтыратканнар, туганнан туганы юл һәлакәте чыгарды дип куркытканнар һәм акча кирәк дигәннәр. Ул бар булган акчасы – 180 мең сумын җыйнап, ишек төбенә килеп җиткән таныш булмаган бер егеткә тоттырганын үзе дә сизми калган. 28 яшьлек яшел үзәнле билгесез затлар шалтыратуы буенча үз исеменә өченче затларның кредит алуын туктату өчен «ZOOM» кушымтасы кулланып кредит алган һәм шуның нәтиҗәсендә банк картасыннан 500 мең сумнан артык акчасын алдырган.
Менә бит нишли алар! Бер нәрсәдән тартынып та, оялып та тормыйлар, кешеләрне талапмы талыйлар. Ә без юкка-барга ышанып, белмәгән кешеләргә акчабызны бирәбез. Җиде кат уйла, туган-тумачаларыңа хәбәр ит, менә шулардан соң гына бирү-бирмәү мәсьәләсе хәл ителер. Ник шундый соранучыларга кыен сораулар биреп тикшереп алмаска? Сорауга сорау белән җавап бирсәң алар үзләре үк беренче булып телефонны ташлый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев