Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кишер-чөгендерләрне кетердәп торырлык итеп, язга кадәр ничек сакларга?

Кишер-чөгендерләрне җыеп алабыз да: «Нигә моның кадәр утырттым инде, барыбер сакланмыйлар бит, әрәм генә булалар. Тагын яз көне баздан чыгарып түгәргә эш кенә», – дип, җәе буе түккән тирләрен жәлләп уфтанучылар шактый.

Ниләр генә кыландырып карамыйбыз бит инде, кемнән нәрсә ишетәбез – шуны кулланабыз, әмма киңәшләрнең бик әзе генә яраклы булып чыга. Менә без дә бер ысул тәкъдим итеп карыйк әле. Берәүләр бик мактады, ике ел инде язын баздан «ыр-свежий» яшелчә алып ашыйбыз, диләр.

Кишер белән чөгендерне алгач, яфракларыннан арындырыр­га. Яхшы һәм матурларын сайлап, әйбәтләп юарга. Төпләрен кисеп алып, ышык урында киптерергә. Зурлыкларына карап, 3-5 данәләп пакетларга тутырырга. Авызларын нык итеп бәйләп, һәрберсенә теш чистарткыч шырпы белән 4-5 тишек ясарга. Әрҗәләргә урнаштырып, подвалга төшереп куярга. Әмма җиргә (идәнгә) түгел, дымланмасын.

Бу ысулга да 100% гарантия биреп булмый, әлбәттә, чөнки һәркемнең саклау урыны төрле дымлылыкта, тирәнлектә, салкынлыкта-җылылыкта, дигәндәй... Әмма бер тапкыр сынап карау ярый, бәлки килешер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев