Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Киләсе ял көннәрендә медицина ярдәме кирәк булса кая барырга?

Иртәгә, 27 апрельдә, шәһәр һәм районның барлык поликлиникалары, дүшәмбе графигы буенча эшли.

28 апрельдә дежур табиб яшел үзәнлеләрне 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр Заикин урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан 4нче поликлиникада кабул итәчәк. Балалар поликлиникалары ял итә.

29-30 апрельдә барлык поликлиникалар 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр эшли.
Шулай ук 30 апрельдә Гоголь урамы,10 адресы буенча урнашкан 1нче балалар шәһәр поликлиникасында балалар өчен рентген-кабинет эшләячәк.

 1 майда Заикин урамы, 9нчы йорт адресы буенча 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр 4нче поликлиникада дежур табиб кабул итә. Балалар поликлинакасы эшләми.

2 һәм 3 май көннәрендә гадәти режимда эшлиләр. 4 майда 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр шимбә расписаниесе буенча.

Травма алган очракта шәһәр халкы тәүлек әйләнәсе травматология пунктына мөрәҗәгать итә ала, ул хирургия корпусында урнашкан: Гоголь урамы, 1нче йорт.

Башка очракларда ашыгыч медицина ярдәменә «103» номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Иң мөһиме сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев