Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кибеттән алынган яшелчәләрнең нитратын киметәбез

Файдалы киңәшләр.

  • Суда тоту яшелчәләрдәге нитратларны киметергә булыша. 6-12 сәгать суда торган яшелчәләрдә нитрат 20-40 %ка кими.
  • Пешергәндә нитратлар кими. Бәрәңге — 30-50 %, кишер һәм кәбестә — 70, чөгендер 40-50 %ка кадәр нитратлардан чистара. Әмма озак кайнатканда нитратлар гына түгел, файдалы матдәләр дә азая. Шикле яшелчәләр пешкән суны кулланмагыз.
  • Консервлау шулай ук нитратларны киметә, әмма тозлыгын эчмәскә кирәк.
  • Ашламаны күп керткәндә, үз яшелчәңдә дә нитратлар җыелырга мөмкин. Яшелчә, җиләк-җимеш өлгергәндә, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы һ.б.) кертергә ярамый.
  • Нитратлар тамыр, сабак, яфрак җепселләре, кабыкта туплана. Яшел тәмләткечләрнең каты сабагын, тамыразыкның аскы өлешен, кәбестәнең үзәге һәм өске яфракларын кулланмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев