Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кәбестәне кышка саклау ысуллары

Кәбестәне саклау өчен +1дән алып -1гә кадәр температура һәм һава дымлылыгының 85-98 процент булуы кулай санала.

+4тән югары булганда яшелчә «шартлый» һәм үсә башлый, ә артык коры булса алар согын югалта һәм шиңә.

1нче ысул: кәбестәне асып куеп саклау. Бу иң яхшы вариант дип әйтергә була. Болай иткәндә алар бер-берсенә орынып тормый, барлык яктан да һава эләгә, чери башлавын тикшерү дә җиңел, подвалда урынны да алмый. Әгәр дә асып сакларга уйлагансыз икән, кәбестәне тамыры белән алырга кирәк һәм тышкы яфракларын да өзеп атмагыз. Саклаганда алар кибеп, үзенә күрә бер саклагыч кабык хасил итәчәк.

2нче ысул: кәбестәне балчыкта саклау. Моның мәшәкате күбрәк, әмма ул үзен аклый. Балчык «күлмәк»тә яшелчә череми дә, кипми дә – үзенең сафлыгын һәм сусыллыгын саклый. Балчыкны болай ясыйлар: 2 өлеш балчыкка 1 өлеш су салып, куе каймак хәленә китерәләр. Килеп чыккан катнашма белән, яфраклары күренмәслек итеп, кәбестәләрне сылыйлар һәм һавада киптерәләр. Аннары подвалга киштәләргә тезәләр.

3нче ысул: кәбестәне комда саклау. Кәбестәне дә кишер кебек комда саклап була. Аның да ике варианты бар. Беренчесе: яшелчәне бер-берсеннән 3-5 сантиметр ара калдырып, тирән агач әрҗәгә салалар. Кәбестәнең ул катламын коры ком белән тулысынча күмәләр, ә аннары комга өстән икенче катлам тезәләр. Һәм тартма тулганчы шулай дәвам итәләр. Икенче вариант: тартмага 20 сантиметр коры ком катламы салалар һәм тамыр ягын аска калдырып шуңа кәбестәләрне батыралар. Кәчәннәрен, бу очракта озынрак калдыралар – 8 сантиметрдан да ким булмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X