Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кәбестә коймагы

Ташкабак, кишер, алмадан коймаклар пешереп торабыз инде, ә кәбестәнекен авыз итеп караганыгыз бармы әле? Әйдәгез, анысын да пешереп карыйк. Ошатмасак, башка әзерләмәбез.

Кирәк:

  • Кәбестә – 250 гр
  • Су – 250 мл
  • Он – 100 гр
  • Йомырка – 2 данә
  • Үсемлек мае – 25 мл (1-2 аш кашыгы) + 1-2 аш кашыгы кыздыру өчен
  • Тоз – ½ чәй кашыгы
  • Борыч – тәменчә

Кәбестәне иттарткыч аша чыгартабыз яки блендер ярдәмендә ваклыйбыз. Шуңа йомырка һәм тоз өстибез һәм кабат блендерда болгатабыз. Кәбестә массасы бертөрле булган саен, коймаклары тәмлерәк була. Борыч кушабыз һәм тагын болгатып алабыз. Массаны тирәнрәк савытка бушатып, күрсәтелгән суның яртысын кушып (125 мл), кабат болгатабыз һәм он салып, төерчекләрен калдырмаслык итеп, камырын ясыйбыз. Калган 125 мл суны кушып бетерәбез, аннары камырга 1-2 аш кашыгы сыек май салабыз. Әзер коймак камырын 15 минутка калдырып торабыз.

Табаны кыздырып, үсемлек мае белән майлыйбыз, чама белән бер аш чүмече камырны салып, табаны төрле якка янтайтып, җәябез. Табаның капкачын томалап, акрын утта, кызарганчы, якынча 1-2 минут пешерәбез. Икенче ягын әйләндерәбез, капкачын томалап, тагын 1 минут тотабыз.
Калган коймакларны да шул рәвешле әзерлибезбез. Табагыз бик ябыштыр маса, башка аны майлап тормагыз.

Табынга кайнар килеш бирәбез. Теләк буенча, аның янына каймак яки яшел үләннәр белән сарымсак кушып ясалган каймак соусы чыгарсагыз да була, ә болай коймаклар бернәрсәсез дә бик тәмле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев