Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Каймаклы соуста каз бүтәкәләре

Казның бүтәкәләрен тоз лы суда гына пешерсәң дә бик тәмле, әлбәттә. Әмма алардан берәр үзенчәлекле ризык әзерләп, авыз итсәк тә зыян булмас. Бүтәкәгә хас үзенчәлекле ис һәм тәме дә басылыр.

Кирәк була:

  • Каз бүтәкәләре – 400 гр
  • Кишер (уртача зурлыкта) – 2 данә
  • Суган – 1 баш
  • Тоз – бер чеметем
  • Борыч – тәменчә
  • Тавык өчен тәмләткеч – 0,5 чәй кашыгы
  • Сарымсак – 2 тырнак
  • Су – 300 мл
  • Каймак – 100-120 гр
  • Дафнә яфрагы – 2 данә
  • Май – 40 мл
  • Яшел үләннәр – теләк буенча

Бүтәкәләрне берничә уртача зурлыктагы кисәкләргә бүләбез. Сарымсак тырнакларын боҗралап турап, алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз һәм җыеп алабыз. Шул майда ярымбоҗралап туралган суганны йомшарганчы кыздырабыз, аннары саламлап туралган кишерне.

Яшелчәләр янына бү тәкәләрне дә салып, акрын утта 7-10 минут тирәсе, шулай ук, кыздырабыз. Шуннан соң каймак, тәмләткеч, борыч, тоз һәм дафнә яфрагын өстибез. Яхшылап болгатабыз да, 5-7 минутлап пешерәбез. Куерган массага 1,5 стакан су салып, капкачын томалап, акрын утта 35-40 минут пешерәбез. Әлеге вакыт эчендә суның бер өлеше кими һәм бүтәкәләр йомшара.

Әзер бүтәкәләрне савытка алып, өстенә яшел үләннәр сибеп, табынга чыгарабыз. Файдалы һәм тук лыклы әлеге ризыкны карабодай белән бирергә була.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев