Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Канны чистартучы һәм аның күрсәткечләрен яхшыртучы рецептлар

1нче рецепт. 250 гр вакланган сарымсак һәм 300 гр балны җентекләп болгатырга, 3 атна тотарга. Ашарга 40 минут кала көнгә өч тапкыр 1 аш кашыгы кабул итәргә.

2нче рецепт.
4 см имбир тамыры, пычак очында төелгән корица, 1 чәй кашыгы яшел чәй кирәк була. 500 мл кайнаган су салып, төнәтәбез. Суынгач, тәменчә лимон согы һәм бал өстибез. Көнозын эчәргә кирәк була.

3нче рецепт.
Шыттырылган бодайны көн саен 1 аш кашыгы кабул итәргә кирәк. Аны салатларга кушарга мөмкин. Бодайны суыткычта сакларга да була, әмма 3 көннән артык тотмагыз.

4нче рецепт.
1/2 чәй кашыгы киптерелгән әрем чәчәкләрен чәйнәп, 1 стакан кефир эчеп җибәрергә кирәк. 7 көн дәвамында кабул итегез, 21.00 сәгатьтә булса бигрәк тә әйбәт. 10 көн тәнәфестән соң дәвалау курсын кабатласагыз да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев