Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Камырым уңсын дисәң

Камырга һәрвакыт эретелгән крахмал өстәгез – кабартма һәм пирогларыгыз иртәгәсен дә күпереп торыр һәм йомшак булыр. Онны, иренмәгез, һәрчак иләгез, ул һава кислородына туена.

Коймак, пирог, ипи камырына манный кушыгыз (ярты литр сыеклыкка бер аш кашыгы өеп). Ул озак катмый сакланыр һәм күпереп торыр.
Камырга, сөттән кала, ярты стакан минераль су өстәгез. 1 чәй кашыгы соданы ½ стакан суда эретергә һәм лимон кислотасы яки аш серкәсе ярдәмендә «сүндерергә».

Чүпрәле камыр басканда барлык продуктлар да җылы яки бүлмә температурасында булырга тиеш. Яңа гына суыткычтан алганнары аның кабаруын тоткарлый.
Чүпрәле камыр өчен сыеклык һәрвакытта да 30-35°Скача җылытылган булсын. Чөнки чүпрә гөмбәләре түбәнрәк яки югарырак температурада активлыкларын югалта.

Камырны басканда, әвәләгәндә кулыгыз коры булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев