Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Каен дәвасы

Халык медицинасы дегет суын киң куллана. Аны кан составын яхшырту өчен, йомшак бәвел кудыргыч, эчәклекне чистарту чарасы буларак кулланалар. Сөякләр сызлаганда аны ялкынсынган авыру буыннарга сөртәләр.

Дегет суы.

1:8 пропорциясендә кайнаган су белән дегетне кушыгыз. 2 көн төнәтергә кирәк. Барлыкка килгән пленкасын алып ташлагыз, суыткычта саклагыз.

- стоматит булганда авызны чайкарга, ныгыту өчен камашларга ышкырга;
- мастопатия, аналык миомасы, эндометриоз: чирек стакан сөткә (су түгел) тамчылап чиста дегет кушыгыз: дәвалана башлаган беренче 3 көндә - 3 тамчы, аннан соңгы 3 көндә - 5 тамчы, алдагы 3 көндә - 7 тамчы тамызыгыз. Көне буе һәр 5 сәгать саен өч кабул итүдә эчеп бетерергә кирәк. 10 көн тәнәфес ясагыз, дәвалау курсын кабатлагыз, инде кире тәртиптә. 2-3 ай ял итегез, аннары чираттагы курс. Дәваланганнан соң табиб контроле мәҗбүри;

-ангина, трахеит, бронхит: йоклар алдыннан 1 аш кашыгы дегет суы эчегез, җылы юрган белән төренегез, яхшылап җылыныгыз. Әгәр дә очрак бик авыр булса, 2 кашык эчегез. Иртән шул ук су белән тамагыгызны чайкагыз. Еш кына, иң көчле йөткерү дә юкка чыксын өчен, бер процедура җитә. Ангина вакытында, көненә 2-3 тапкыр дегеткә манылган мамык тампон белән миндалиналарны майларга мөмкин.

Дегетне даруханәдән алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев