Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кабактан желе

Кабактан ясалган әлеге десерт үзенең тәме белән генә түгел, төсе белән дә кәефне күтәрәчәк.

Аз гына ясап, авыз итеп карагыз да, ошаса тагын, күп итеп, кунакларга да әзерләрсез.
Кирәк:

  • Кабак – 300 гр
  • Шикәр комы – 2-3 аш кашыгы
  • Желатин – 2 аш кашыгы
  • Су – 50 мл

Желатинны 50 мл суда эретеп, 20-30 минут бүрткәнен көтәбез. Кабакны чис тартып, кечкенә шакмаклап турыйбыз.
Кабак белән шикәр өстенә, чүт кенә күмелерлек итеп, су салырга һәм кайнап чыкканнан соң якынча 30 минут пешерергә. Аннары, савытта 50-70 мл гына калдырып, суын саркытырга.
Блендер ярдәмендә изеп, боламык ясарга, желатинны кушып, тагын бер кат блендер белән болгатып алырга.
Формаларга салып, суытырга һәм 2-3 сәгатькә суыткычка куярга. Файдалы десерт әзер, тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев