Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Югары кан басымыннан

Бер уч укроп орлыгы ярдәмгә килер.

Кечкенә чәйнеккә өеп бер аш кашыгы укроп орлыгы һәм ярты литр кайнаган су салыгыз да 40 минутка тастымал белән төреп куегыз.

Әлеге даруны көн дәвамында җиде тапкырдан да ким булмаган күләмдә (10 булса тагын да яхшы) чәйнекнең авызыннан гына өчәр йотым эчегез. Моны ашаганда эшләгез.

Ач карынга яки ашап туйгач кирәкми. Югары кан басымы нормага киләчәк, эч кату, ашказанында һәм сидек куыгындагы авыртулар бетәр, бәвел һәм нәҗес тотмау юкка чыгар. Дәвалану курсы – бер атна, аннары бу төнәтмәне кисәтү чарасы буларак һәр айда 2-3 көн кулланырга ярый.

Әйтелгән нәтиҗәләрдән тыш укроп орлыгы төнәтмәсе әле йөткерү, бронхит, тамак авыртуыннан һәм йокысызлыктан да дәвалый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев