Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

ИСЕГЕЗДӘН ЧЫГАРМАГЫЗ

Майлы тавык ботларын еш ашау – ашказанында яман шеш авыруын китереп чыгарырга мөмкин.

Җиләк-җимешләрне тамак туйганнан соң түгел, ашар алдыннан кулланыгыз.
Помидорны буш ашказанына ашамагыз. Ә чынлыкта, пешкән помидорда дәвалау сыйфатлары, пешмәгәненә караганда бик күпкә артык.
Иртән ашар алдыннан һәрвакыт бер стакан чиста су эчегез, бу үт куыгында ташлар барлык ка килүне кисәтә.
Йоклар алдыннан 3 сәгать кала ашагыз.
Газлы татлы суларны бик аз эчегез. Ул бернинди дә файда бирми, әмма диабет һәм гипертониягә китерергә сәләтле.
Кайнар ипи, камыр ризыклары ашамагыз.
Телефоныгызны һәм башка гаджетларыгызны зарядкага үзегездән ераграк урынга куегыз.
Суны күп итеп көндез эчегез, төнгә калдырмагыз.
Майлы ризыкны аз ашагыз. Аны эш кәртергә 5-7 сәгать кирәк һәм сез бу вакытта үзегездә дискомфорт һәм арыганлык сизәчәксез.
Банан, грейпфрут, бөтен (цельный) оннан пешерелгән ик мәк, шпинат, кабак, персик сезне сәламәтрәк һәм бәхетлерәк итәчәк.
8 сәгатьтән дә ким йокы ми функ циясен начарайта. Көннең икенче яртысында кыска вакытлы йокы сезгә көч һәм энергия бирәчәк, яшәртәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев